+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 Сентября 2022, 13:02

Эшкуарларны нәрсә борчый?

6 сентябрьдә Башкортстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә бизнес-омбудсмен Флюр Әсәдуллин республика прокуроры урынбасары Сергей Воротынцев белән берлектә эшкуарларны кабул итте.

Эшкуарларны нәрсә борчый?Эшкуарларны нәрсә борчый?
Эшкуарларны нәрсә борчый?
- Эшкуарларны бергәләп кабул итү тәҗрибәсе нәтиҗәле булуын исбатлады инде - күп кенә мәсьәләләрне оперативрак хәл итеп була. Шундый ук кабул итүләрне без республиканың барлык хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре белән үткәрәбез, шул исәптән муниципаль берәмлекләрдә күчмә кабул итүләр дә, - дип билгеләп үтте Флюр Әсәдуллин.

Кабул итү барышында Уфа, Стәрлетамак, Күгәрчен, Федоровка, Уфа районнары һәм башка муниципалитетлар эшкуарлары ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Дәүләт һәм муниципаль контрактлар буенча башкарылган эшләрне түләмәү турындагы шикаятьләр каралды. Чиновник кабул иткәннән соң билгеләп үткәнчә, бизнес вәкилләренә еш кына юридик грамоталылык җитми, һәм мондый алымнар ярдәмендә эшкуарлар хокук саклау системасының бизнесның законлы хокуклары сагында торуын белә.

Кабул итү йомгаклары буенча эшкуарларның барлык мөрәҗәгатьләре вәкаләтле вәкил һәм прокурор урынбасары тарафыннан контрольгә алынды, кайбер сораулар буенча өстәмә мәгълүматлар соралды, алга таба гамәлләр өчен киңәшләр бирелде.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас