+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 Сентября 2022, 16:10

“Полимак” төзелеш өчен композит материаллар җитештерүне үстерә

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Полимак” предприятиесендә булды.  

“Полимак” төзелеш өчен композит материаллар җитештерүне үстерә“Полимак” төзелеш өчен композит материаллар җитештерүне үстерә
“Полимак” төзелеш өчен композит материаллар җитештерүне үстерә

2009 елдан ул геоматериаллар җитештерү һәм пластик эшкәртү белән шөгыльләнә. Ассортиментта - геомембрана, георешётка, дренаж композиты, геотекстиль һәм юл челтәре. Аларны төзелеш тармагында кулланалар.
- Безнең продукциягә ихтыяҗ Башкортстанда һәм Русиянең башка төбәкләрендә генә түгел. Без Үзбәкстан, Әзербайҗан һәм башка илләр компанияләре белән уңышлы эшлибез, - дип сөйләде "Полимак"ның коммерция директоры Рөстәм Миргаҗәмов. - Борынгы геокомпозит чыгару линиясен без Башкортстанның Сәнәгать үсеш фонды ярдәмендә сатып алдык.
Радий Хәбиров компания җитәкчелеге белән җитештерүне алга таба үстерү мөмкинлекләре турында сөйләште. Планнарда - яңа цехлар төзү, юл челтәренә 180 миллион сумнан артык күләмдә технологик җиһазлар сатып алу. Бу 77 яңа эш урыны булдырырга һәм республиканың юл-төзелеш комплексын югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас