+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 сентябрь 2022, 14:10

Русия икътисады “тизләтелгән адаптация” буенча үсешәчәк

2030 елга Русия икътисады 2021 ел дәрәҗәсеннән 17 процентка артыграк булачак. Бу "тизләтелгән адаптация" максатчан сценарие гамәлгә ашырылган очракта булачак.

Русия икътисады “тизләтелгән адаптация” буенча үсешәчәкРусия икътисады “тизләтелгән адаптация” буенча үсешәчәк
Русия икътисады “тизләтелгән адаптация” буенча үсешәчәк

Мондый фараз белән Русиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников санкцияләр шартларында икътисади сәясәтнең төп юнәлешләре буенча йомгаклау сессиясендә чыгыш ясады. Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин җитәкчелегендә киңәшмә 30 августта узды. Икътисади үсеш министрлыгы профильле ведомстволар белән берлектә Мишустин кушуы буенча 2030 елга кадәр Русия икътисадын үстерү сценарийларын әзерләгән.
Тәкъдим ителгән системалы карарлар кимүне җиңәргә һәм инде 2024 елда тотрыклы үсешкә чыгарга ярдәм итәргә тиеш. 2024-25 елларда ВВП үсеше 2,6 процент тәшкил итәчәк, алга таба – 3 процент.
Чыганаклар сүзләренчә, үсешнең мондый темпларына ирешү яңа социаль-икътисади программа ярдәмендә планлаштырыла. Киңәшмәдә аның эшләнмәләренә йомгак ясалды. Икътисади үсеш стратегиясе блоклар рәвешендә тәкъдим ителергә мөмкин. Һәр блок буенча конкрет KPI урнаштырдылар.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас