+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
6 сентябрь 2022, 12:20

Санкцияләр шартларында оешканлык кирәк!

Төзелеш тармагында бу аеруча мөһим.

Санкцияләр шартларында оешканлык кирәк!
Санкцияләр шартларында оешканлык кирәк!

Башкортстан икътисадының чит илләр санкцияләренә каршы тору үзенчәлекләренә федераль экспертларның да игътибар итүе турында язган идек. Үзәктәге ведомстволар шулай ук республиканың төзелеш комплексы эшчәнлеген, аеруча торак төзелеше тәҗрибәсен башкаларга да үрнәк итеп куя.

Билгеле булуынча, төзелеш – финанс базарындагы хәлләргә карата иң сизгер тармак. Икътисадта ниндидер өзеклек була икән, тәү чиратта, ул төзелештә чагылыш таба. Ягъни, төзелештәге икътисади өзеклеккә бәйле рәвештә, башка тармаклар да кыенлык кичерә башлый. Чөнки төзелештәге бер эш урыны, мәсәлән, башка тармакларда 8-9 кешене эш белән (транспорт, төзелеш материаллары, энергетика предприятиеләрендә һ.б.) тәэмин итә.
Статистика мәгълүматларыннан шул билгеле – Башкортстанның төзелеш комплексы соңгы вакытта ярыйсы ук уңай нәтиҗәләргә ирешә. Әйтик, гыйнвар-июнь айларында республикада 1,488 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шул чорына карата 111,1 процент тәшкил итә. Тармакта эшләрнең җанлануын федераль һәм республика дәрәҗәсендә төзелеш тармагында икътисади санкцияләр нәтиҗәләрен киметүгә юнәлтелгән комплекслы чаралар кабул ителү белән аңлаталар. Әлеге чаралар, башлыча, төзелешне тизләтүгә, яңа проектларны эшләтеп җибәрү өчен шартлар тудыруга, гражданнарга һәм төзүчеләргә ярдәм итүгә кагыла. Кризиска каршы чараларның республика пакетында, мәсәлән, ташламалы ипотека кредиты программаларын эшләү һәм тормышка ашыру, арендалы торак проектларына ярдәм итү, бюджет кредитлары һәм облигацияләре хисабына инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктура объектларын төзү, проблемалы объектлар төзелешен тәмамлау буенча чаралар каралган. Бу проектларга салыначак бюджет кредитларының гомум күләме 19,6 миллиард сум тәшкил итә.
Турыдан-туры акчалата булмаган чаралар арасында төзелеш компанияләренә салымнар буенча ярдәм, Хөкүмәтнең аерым карары буенча капиталь төзелеш объектларын салганда контрактларны аванслауны арттыру кебек чаралар бар. Бу чараларның барысы да эшкә кушылды.
Тармакка федераль средстволарны җәлеп итү бүгенге шартларда аеруча әһәмиятле. Хәбәр ителүенчә, шушы көннәрдә Республика йортында Русия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин һәм Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров ведомстволар, төзүчеләр һәм банклар вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Очрашу барышында торак төзелеше һәм республикада федераль проектларны тормышка ашыру буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
“Пандемия аркасында үткән ике ел катлаулы булуга карамастан, Башкортстан барлык гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруда актив катнаша: быел республика файдалануга 3 миллион квадрат метрга якын торак тапшыруны планлаштыра. Шулай ук республикада күперләр төзү төп бурычлардан санала, бу Уфа агломерациясе үсешенә өстәмә этәргеч булачак һәм республика халкы өчен сыйфатлы торак төзү мөмкинлеген арттырачак”, – диде Никита Стасишин.
Башкортстан федераль үзәк ярдәме белән файдалануга тапшырыла торган торак күләмен ел саен арттыра баручы төбәкләрнең берсе, дип билгеләп үтелде киңәшмәдә.
Атап әйткәндә, соңгы вакытта инфраструктураны үстерүгә тәгаенләнгән бюджет кредитлары ярдәмендә дистәләрчә миллиард сум күләмендәге ике зур проектны – Нефтекама шәһәре территориясен комплекслы үстерүне һәм Уфаның “Көньяк капкасы” дип аталган төзелешне гамәлгә ашыру башланды. Алар кысаларында транспорт, социаль һәм коммуналь инфраструктура объектларын яңарту һәм төзү, шулай ук барлыгы 6,7 миллион квадрат метрдан артык торакны файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Шулай ук Уфада “Забелье” районының су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларын һәм корылмаларын төзүне инфраструктураны үстерүгә тәгаенләнгән бюджет облигацияләре механизмын файдаланып финанслау хупланды. Әлеге ярдәм нәтиҗәсендә барлыгы 9 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылачак һәм 100 меңнән артык гаилә уңайлы торак белән тәэмин ителәчәк.
“Узган ел без 2,9 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырдык. Алга таба да актив эшлибез. Хәзерге вакытта гомум мәйданнары 3,8 миллион квадрат метрга якын күпфатирлы торак йортлар төзелеше алып барыла”, – диде Андрей Назаров.
Киңәшмәдә, шулай ук, хакимият органнары һәм төзүчеләр, финанс оешмалары арасында хезмәттәшлекнең нәтиҗәле механизмнары турында фикер алыштылар.
Никита Стасишин эш визиты дәвамында төзелеп килүче “Табигать шәһәре” торак комплексы мәйданчыгында булды. Ул әлеге проект концепциясенә югары бәя бирде һәм аны Президент Владимир Путин торак төзелеше тармагы алдына куйган бурычларга тулысынча җавап бирә торган проект дип атады.
“Без Уфада күргәннәр, территорияләрне үстерү һәм торак сыйфатын яхшырту күзлегеннән чыгып фикер йөртсәк, Президент Владимир Путин безнең алга нинди бурычлар куюны гәүдәләндерә. Бу Уфа һәм Уфа агломерациясе үсешенең дөрес форматы. Шуңа күрә мондый проектларга өстәмә акча бирергә кирәк”, – диде Никита Стасишин.
Әйтергә кирәк, әлеге проект Уфада иң зурлардан санала. 2032 елга Dars Development компаниясе биредә 1 миллион квадрат метр торак төзергә планлаштыра, төзелешнең беренче чиратындагы 5 йорт быел ук файдалануга тапшырыла.
Никита Стасишин проект концепциясен хуплады.
Дим һәм Затон микрорайоннары арасында, Козарез ярымутравының урман массивы янында төзелә торган комплексны 2027 елда ике күпер ярдәмендә шәһәр үзәге белән (берсе – Агыйдел елгасы аша Нижегородкага кадәр, икенчесе – Дим елгасы аша) тоташтыру планлаштырыла.
Ике яңа күпер төзелешенә проект-смета документациясен эшләүне Dars Development финанслый. Бу хакта 17 июньдә Петербург халыкара икътисади форумында килешенгән иде.
Яңа торак комплексы төзелеше проектында 3 мәктәп, 4 балалар бакчасы, поликлиника, гомумән, бөтен инфраструктура каралган.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: