

Анда Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин, Дәүләт банкының Башкортстан буенча бүлеге идарәчесе Марат Кашапов, «Торак төзүчеләрнең милли берләшмәсе» ассоциациясе президенты Леонид Казинец, керамик стена материаллары җитештерүчеләр ассоциациясе директоры Владислав Геращенко, Төзүчеләр ассоциациясенең башкаручы директоры Адель Сәйфуллина, Башкортстанда " Открытие" банкы җитәкчесе Айдар Зөбәеров, "Россельхозбанк"ның Башкортстан филиалы директоры Алексей Самсонов, "Садовое кольцо" дәүләт корпорациясенең коммерция директоры Анатолий Баталин һәм башка экспертлар катнашты.
- Җәй көне Башкортстанда торак төзелешен ипотека кредитлавы һәм проектлы финанслау базарындагы вәзгыять яхшырды һәм яхшыруын дәвам итә. Август аенда әлегә төгәл мәгълүматлар юк, ә июльгә килгәндә, республика халкы 9,4 миллиард сумлык 3,5 мең ипотека кредиты алган – бу июнь аендагыдан 40 процентка күбрәк. Төбәктә банкларның ипотека портфеле 352 миллиард сумга кадәр арткан. Июль аенда аның үсеше – 1,1 процент, ә ел башыннан - 7,4 процент. Тулаем ил буенча да шундый ук динамика күзәтелә.
Беренчел һәм икенчел торак базарларында сорау март-апрель айларында җимерелгәннән соң июнь аенда торгызыла башлады. Динамика ни өчен үзгәрде:
- Русия Банкының төп ставкасы шактый кимеде (хәзер ул - 8 процент, ә февраль-март айларында 20 иде),
- 2022 елның февраль уртасына (10-11 процент) базар ставкаларын һәм башка кредит параметрларын кире кайтару,
- ташламалы ипотека программасы буенча ставканы кризиска кадәрге 7 процентка кадәр киметү, - дип билгеләде Марат Кашапов.
Аның сүзләренә караганда, икенче яртыеллыкта Русия Банкы киләчәктә торак базарының торгызылуын көтә. Моңа торак төзелешенә, ипотека кредитлавына дәүләт ярдәме чаралары, төбәктә күпфатирлы торак төзүнең үсә барган күләме, шулай ук ставкаларны киметү һәм кичектерелгән ихтыяҗны тормышка ашыру хисабына халыкның куллану активлыгы арту ярдәм итәчәк.
- Ипотека, торак төзелеше базарын алга таба үстерү, ә иң мөһиме - халыкка торак алу мөмкинлеген арттыру өчен түбәндәгеләрне тәкъдим итәбез:
* Чыгымнар аз булган территорияләрне комплекслы төзү проектларында торак төзелешен үстерү;
* Авыл җирендә яшәүче республика халкының зур өлешен һәм шәһәрләрдә түләүгә сәләтле ихтыяҗның артуын исәпкә алып, кредитлауны субсидияләү механизмнары аша түбән маржа проектларына өстенлек бирергә кирәк;
* Халыкка ярдәм итү буенча банкларда беренчел кертемнәр өчен акча туплау мөмкинлеге бирә торган максатчан программаларны үстерергә, шул рәвешле алга таба кредитлар алу мөмкинлеген җиңеләйтергә кирәк.
* Төбәкләрдә төзелеш материаллары җитештерүне үстерүгә ярдәм итү, - дип билгеләп үтте Марат Кашапов.
Шулай чара барышында республикада булган ярдәм чаралары, банк эшчәнлеге, төзелеш материалларына хак арту темалары каралды. Бу хакта тулырак безнең гәзит битләрендә укый алачаксыз.
Фото: Ример Насртдинов