Мондый дәресләрнең максаты - укучыларда финанс белеме белән кызыксыну уяту, дөрес финанс тәртибен урнаштыру, төп финанс төшенчәләрен ныгыту, финанс грамоталылыгының иминлек нигезе булуына инандыру.
- Башкортстан Финанс министрлыгы халыкның төрле яшьтәге төркемнәренең финанс грамоталылыгын арттыруга юнәлтелгән проектларны тормышка ашыру өчен инфраструктураны күп еллар буе үстерә. Финанс грамоталылыгын кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Әлеге тормыш күнекмәләре хәзерге заман кешесе тормышының барлык өлкәләренә дә кагыла, – диде Лира Игътисамова.
Ачык дәрес барышында унынчы сыйныф укучылары дәүләт һәм гаилә бюджетларының ничек формалашуын, бюджет һәм салым системасының ничек эшләвен, моның өчен финанс планлаштыруы кирәклеген һәм үз планнарыңны тормышка ашыру өчен акчаны ничек туплап булуын төшенде.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте