Быел «Җитештерүчәнлек-360» IV Федераль форумы Сочида 14 октябрьдә узачак. Чарада Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгы вәкилләре катнашачак.
- Безнең өчен бу - әһәмиятле форум, чөнки Башкортстан Республикасы территориясендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль программасы актив тормышка ашырыла. Бүген безнең төбәктә 140 предприятие сакчыл җитештерү принцибын үзләштерде.
Шушы көннәрдә без чираттагы компаниянең әлеге программага кушылу турындагы килешүгә кул куюны көтәбез, – дип билгеләп үтте икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте