+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
8 сентябрь 2022, 06:15

Бер елда 29 объект тапшырылган

Башкортстанда агымдагы елның гыйнварыннан августка кадәр 1 602 алданган өлешченең хокуклары тергезелгән.

Бер елда 29 объект тапшырылганБер елда 29 объект тапшырылган
Бер елда 29 объект тапшырылган
Ел башыннан Проблемалы объектларның бердәм реестрыннан (ЕРПО) республиканың 29 объекты төшереп калдырылган. Территорияләрне үстерү федераль фондының баш идарәче директоры Константин Тимофеев хәбәр иткәнчә, Башкортстан ЕРПОдан проблемалы объектлар төшереп калдырылган төбәкләр бишлегенә керә.

- Республикада намуссыз төзүчеләр гамәлләреннән зыян күргән дольщикларның проблемалары берничә төрле ысул белән хәл ителә. Шуларның берсе - Территорияләрне үстерүнең федераль фондының йортларны төзеп бетерү яки гражданнарга компенсация түләү механизмнарын куллану. Моннан тыш, өлешчеләрнең хокуклары республика көче белән күләмле инвестицион проектлар кысаларында, яки төзүчене алыштырып яисә шул ук төзүчеләр көче белән тергезелә, – диде төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.

Билгеләп үтик, 2022 ел башыннан алып 1,6 меңнән артык алданган өлешче хокуклары тергезелгән. Территорияләрне үстерү федераль фонды белән эшләү кысаларында Башкортстанда яшәүче 1 451 кешегә 4,9 млрд сум күләмендә акчалата компенсация түләгәннәр. 140тан артык өлешче үз фатирларын алды.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас