+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
8 сентябрь 2022, 09:59

Күмертау эшкуарларына нинди ярдәм чаралары каралган?

9 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә Күмертау шәһәрендә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен "Бизнес өчен ярдәм чаралары" дип аталган "түгәрәк өстәл" узачак.

Күмертау эшкуарларына нинди ярдәм чаралары каралган?Күмертау эшкуарларына нинди ярдәм чаралары каралган?
Күмертау эшкуарларына нинди ярдәм чаралары каралган?
Чараны Күмертау шәһәре хакимияте белән берлектә Башкортстанның күпфункцияле үзәк вәкилләре оештыра.

"Түгәрәк өстәл" бизнес вәкилләренә төбәктә һәм районда гамәлгә ашырыла торган финанс ярдәме чаралары турында хәбәр итү, шулай ук субсидияләр хисабына капланырга мөмкин булган чыгымнар төрләре турында мәгълүмат бирү өчен үткәрелә. Финанслау таләпләре һәм дәүләт ярдәмен алу вакыты җентекләп тикшереләчәк.

- Без мәйданчык эшкуарларга файдалы булыр дип өметләнәбез: биредә рәсми булмаган шартларда район хакимияте вәкилләре һәм бизнес-шериф белән аралашырга мөмкин. Чара кысаларында катнашучылар Күмертау шәһәрендә бизнес алып бару һәм эшлекле климатны яхшырту белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыша алачаклар», — дип билгеләп үтте Башкортстанның күпфункцияле үзәк директоры Наталья Куприянова.

Чарада катнашу бушлай. Алдан теркәлү кирәк түгел. Үткәрү адресы: Кумертау шәһәренең «Минем документлар» күпфункцияле үзәк офисы, Горький ур., 36.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас