

Анда сәнәгать һәм туризм өлкәсендә яңа башлангычлар каралды. Республика территориясендә асфальт-бетон заводлары өчен җиһазлар җитештерүне оештыру турында «Дробтехмаш» компаниясе генеральный директоры Евгений Марченко сөйләде.
Башкортстанны үстерү корпорациясе ярдәме белән инвестор предприятиене эшләп килүче индустриаль мәйданчыкларның берсендә урнаштырырга һәм елына 20гә кадәр асфальт-бетон комплексы чыгарырга планлаштыра. Алар сәгатенә 200 тоннага кадәр әзер катнашма чыгара, шулай ук иске асфальтны эшкәртә алачак.
Яңа производство Русия базарын юл төзелеше өчен заманча җиһазлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Инвестор предприятие өчен потенциаль мәйданчыкларны өйрәнүгә кереште инде. Анда 135ләп эш урыны булдырылачак. Кертемнәр күләме 1,25 млрд. сумга бәяләнә.
Башкортстан инвестицион комитеты проектка өстенлекле статус бирде. Республика җир участогы сайлауда һәм ташламалы займ җәлеп итүдә ярдәм итәчәк. Башкортстан территориясендә автомобильләргә газ тутыру станцияләре челтәрен үстерү планнары турында "Уралком" компаниясе проекты кураторы Михаил Леонов бәян итте.
"Столяръ" компаниясе генеральный директоры Илмир Маннанов мебель һәм интерьер материаллары җитештерү проектын тәкъдим итте. Чарада проектка өстенлекле статусы бирелде.