+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 сентябрь 2022, 13:35

Инвесторларга юл буе комплексын төзү өчен мәйданчык күрсәттеләр

Төбәкнең Үсеш корпорациясендә инвесторларга юл буе сервисы объектын төзү өчен билгеләнгән чираттагы буш мәйданчыкны тәкъдим иттеләр. 16 гектар мәйданлы җир кишәрлеге Куергазы районында федераль әһәмияттәге Р-240 Уфа - Ырынбур автомобиль юлы буенда урнашкан.

Инвесторларга юл буе комплексын төзү өчен мәйданчык күрсәттеләрИнвесторларга юл буе комплексын төзү өчен мәйданчык күрсәттеләр
Инвесторларга юл буе комплексын төзү өчен мәйданчык күрсәттеләр

- Тәкъдим ителә торган инвестиция мәйданчыгының зур өстенлеге - хәрәкәтнең югары интенсивлыгында. Уртача алганда, тәүлеккә биредә автомобиль агымы 12 мең машина исәпләнә. Моннан тыш, участок ике сусаклагыч һәм Тозлы күл янында урнашкан. Бу факторлар клиент агымына һәм проектның үз-үзен аклау чорына йогынты ясаячак, - диде Башкортстан Республикасы Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Әлеге җир кишәрлегенә игътибар иткән инвесторга Үсеш корпорациясе ягыннан проект концепциясен эшләгәндә, дәүләт ярдәме чараларын алу өчен документлар пакетын формалаштырганда, шулай ук хакимият органнары һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән үзара хезмәттәшлек күрсәтеләчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас