+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 сентябрь 2022, 03:05

Киләсе елга алданган өлешчеләр калмаска тиеш!

Республикада бу юнәлештә эзмә-эзлекле эш алып барыла.

Киләсе елга алданган өлешчеләр калмаска тиеш!Киләсе елга алданган өлешчеләр калмаска тиеш!
Киләсе елга алданган өлешчеләр калмаска тиеш!
Узган ел йомгакларыннан күренүенчә, Башкортстан газ-мотор ягулыгы базарын үстерү дәрәҗәсе буенча илдә өченче урынны били. Бу хакта Хөкүмәтнең 6 сентябрьдә үткән оператив киңәшмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

– Бу – бик яхшы күрсәткеч. Бер ел эчендә без берьюлы җиде баскычка сикердек: 2020 елда 10нчы урында идек. Газ заправкасы станцияләре саны буенча без Ростов өлкәсе белән беренче урынны бүлешәбез: республикада шундый 41 станция бар. Яңа газ баллоны җиһазлары һәм сыекландырылган табигый газ заводлары төзибез. Әмма проектның автотранспортны тиешле двигательләр белән җиһазлау өлешендә, минемчә, бездә тиешле динамика юк. Үзбәкстанда бизнес-миссия белән булганда бензин заправкасын табу кыен булуын күрдем, аның каравы, анда – 500дән артык газ заправкасы. Алар бензиннан газга күптән күчкән, тормыш мәҗбүр иткән, чөнки нефтьләре юк. Ә газ экологик җәһәттән дә, икътисади яктан да отышлырак. Без алардан үрнәк алырга тиеш, – диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы Премьер-министрга Хөкүмәттәге киңәшмәдә мәсьәләне тикшерергә, уңай тәҗрибә уртаклаша алырлык һәм артта калучы шәһәр һәм район башлыкларын тыңларга кушты.
Киңәшмәдә “Бердәм Русия”нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов “Баланы мәктәпкә әзерлә” проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде.
“Августта “Яңа мәктәп” федераль партия проекты кысаларында республикада ел саен үткәрелә торган “Баланы мәктәпкә әзерлә” акциясе узды. Быел, шул исәптән, вакытлыча урнаштыру пунктларында урнашкан Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан күченергә мәҗбүр булган балаларга да ярдәм күрсәттеләр. Белем көнендә барлык 210 бала да кирәкле әйберләр белән тулысынча тәэмин ителде. Моннан тыш, балалар бакчаларына йөрүче балалар, вузларга һәм урта махсус уку йортларына укырга керүчеләр әзерләнде”, – дип белдерде ул.
Башкортстанда укытучылар тешләрен мәктәп стоматология кабинетларында бушлай дәвалый алачак. “Кабинетлар заманча, без анда суперзаманча җиһазлар сатып алдык. Бигрәк тә авылларда укытучыларга анда килергә һәм дәваланырга мөмкинлек булсын. Без шушы хакта килештек”, – диде төбәк Башлыгы киңәшмәдә.
Билгеле булуынча, Башкортстан мәктәпләрендә яңа уку елында 11 стоматология кабинеты эшли башлады. Программа “Мәгарифтә күтәрелеш” проекты кысаларында тормышка ашырыла. 2019 елдан республикада гомуми белем бирү оешмаларында 80 теш табибы кабинеты җиһазландырылган.
Агымдагы елның гыйнвар-августында Башкортстанда 1 602 өлешченең бозылган хокуклары тергезелгән. Бу хакта республиканың төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов хәбәр итте. Ел башыннан Территорияләрне үстерү федераль фонды белән эшләү кысаларында төбәктә яшәүче 1 451 кешегә 4,9 миллиард сум күләмендә акчалата компенсацияләр түләгән, 140тан артык өлешче үз фатирларын алган.
– Сентябрь башына республиканың проблемалы объектларының бердәм реестрында 80 йорт кала. Бозылган хокукларын тергезүне төзелештә өлешләтә катнашучы 3,6 мең кеше көтә, – дип хәбәр итте Артём Ковшов. – Территорияләрне үстерү фондының күзәтчелек советы Башкортстанның 77 “сакаллы төзелеше”нә карата карар кабул итте. Шуларның 39ы – төзеп бетерү, 38е компенсация түләү турында.
Агымдагы елның җиде аенда Башкортстанда ваклап сату товар әйләнеше күләме 86,5 миллиард сумга артып, 621,7 миллиард сумга җиткән, дип белдерде оператив киңәшмәдә республиканың сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев. “Без ваклап сату товар әйләнеше күрсәткече буенча төбәкләр арасында югары позицияләрдә торабыз, шулай ук аз форматлы сәүдә үсеше дәрәҗәсе буенча Идел буе федераль округында – икенче, Русиядә сигезенче урынны билибез, – дип хәбәр итте Алексей Гусев. – Күмәртәләп сатуда да үсеш күзәтелә. Ул 85 миллиард сумнан артып китте, ә әйләнеш күрсәткече 730 миллиард сумга якын тәшкил итә, бу җәһәттән Идел буе федераль округында – дүртенче һәм Русиядә 16нчы урындабыз”.
Хөкүмәт киңәшмәсендә билгеләп үтелүенчә, кулланучылар базары өлкәсе республика икътисадының мөһим өлеше булып тора. Соңгы мәгълүматларга караганда, сәүдә, җәмәгать туклануы, шулай ук халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә 300 меңнән артык кеше эшли, ягъни икътисадта эшләүчеләрнең 19 проценты. Август башына Башкортстанда кулланучылар базары өлкәсендә эшләү өчен теркәлгән 70тән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты исәпләнә.
– Агымдагы елның беренче яртысында министрлык карамагындагы юнәлешләр буенча салым һәм салым булмаган керемнәрнең артуы теркәлгән. Яртыеллык йомгаклары буенча, инвестицияләр күләме, 2021 елның шул чорындагы белән чагыштырганда, 1,6 тапкыр артты һәм якынча 3,1 миллиард сум тәшкил итте, – дип нәтиҗә ясады министр.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас