+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 сентябрь 2022, 13:30

Радий Хәбиров: "Без бу предприятие белән горурланабыз"

9 сентябрьдә Учалы районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Учалы тау-баектыру комбинаты объектларында булды (ул УГМК холдингы структурасына керә). Бу - республиканың төсле металлургиясе флагманы. Аның өлешенә рудалы файдалы казылмалар чыгару күләменең яртысы диярлек туры килә.

Радий Хәбиров: "Без бу предприятие белән горурланабыз"Радий Хәбиров: "Без бу предприятие белән горурланабыз"
Радий Хәбиров: "Без бу предприятие белән горурланабыз"

Учалы тау-баектыру комбинаты экология һәм җитештерү базасын киңәйтү өлкәсендә күп кенә масштаблы инвестпроектларны гамәлгә ашыра. Шуларның берсе - файдаланылган суларны тирәнтен тазарту үзәге төзү. Бу - Учалы сәнәгать мәйданчыгының чистарту корылмаларының икенче чираты. Комбинатның капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе Марат Кинҗәбаев Радий Хәбировка бу проектка кертелгән инвестицияләрнең күләме якынча 1,6 миллиард сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте. Эшләрне 2025 елга төгәлләргә уйлыйлар.

Учалы тау-баектыру комбинаты 1,5 миллиард сумнан артык акчаны паста куерту комплексы төзелешенә юллаган.

Учалы комбинатының иң эре инвестпроекты - Яңа Учалы руда ятмаларын эшкәртү өчен җир асты руднигын төзү. Предприятие директоры Зәкәрия Гыйбадуллин төбәк Башлыгына объекттагы эшләрне 2030 елга тәмамларга планлаштырулары турында сөйләде. Төзелешкә капиталь чыгымнар 40 миллиард сум тәшкил итәчәк.

- Учалы тау баектыру комбинатында - бик югары хезмәт культурасы. Коллектив фән белән кулга-кул тотынышып эшли. Монда илгә кирәкле бакыр, цинк, башка металлар чыгаралар. Зур инвестпроектларны гамәлгә ашыралар, чистарту корылмалары төзиләр, экология мәсьәләләренә зур игътибар бирәләр, - диде Радий Хәбиров. - Без бу предприятие белән горурланабыз.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас