+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 сентябрь 2022, 09:40

«Учалы тегү фабрикасы»н газлаштыру 20 сентябрьгә тәмамланачак

9 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Учалы тегү фабрикасы» җәмгыятендә булды. Ул - Учалы районының алдынгы сәнәгать предприятиеләренең берсе. Ул төрле тармаклар өчен эш киемнәре тегү белән шөгыльләнә.

«Учалы тегү фабрикасы»н газлаштыру 20 сентябрьгә тәмамланачак«Учалы тегү фабрикасы»н газлаштыру 20 сентябрьгә тәмамланачак
«Учалы тегү фабрикасы»н газлаштыру 20 сентябрьгә тәмамланачак
Предприятие директоры Фәйрүзә Степаненко, фабрикада 619 кеше эшли, дип сөйләде. Аларның 90 проценттан артыгы - хатын-кызлар. Заманча кисү һәм тегү җиһазларында Русия компанияләре өчен - «РЖД», «Полюс Золото», «Евросибэнерго» һәм башкаларга кышкы һәм җәйге комплектлар, башка бик күп әйберләр җитештерәләр.

Радий Хәбиров чыгарыла торган кием үрнәкләре белән танышты, белгечләрнең хезмәт шартларын бәяләде һәм җитештерүне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Әйтик, фабрика җитәкчелеге җитештерү мәйданчыгын көзге-кышкы чорда җылыту өчен газлаштыруны тәмамлауда ярдәм күрсәтүне сорады. Радий Хәбиров төбәк Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына "Газпром" белән берлектә 20 сентябрьгә кадәр барлык кирәкле эшләрне башкарырга кушты.

- Бу - бик яхшы тегү фабрикасы, мин аңа күптән килергә теләгән идем инде. Биредә җитештерелә торган кием илебез базарында үз урынын алган инде, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Без Башкортстанда күп кенә яңа предприятиеләр төзибез. Аларда яхшы хезмәт шартлары һәм, барыннан да элек, лаеклы хезмәт хакы булуы бик мөһим. Бу мәсьәләне без контрольдә тотачакбыз.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас