+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 сентябрь 2022, 09:35

“Учалыга бу предприятие бик кирәк иде”

9 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Учалы районында "Башкортстан урманы" агач эшкәртү компаниясенең җитештерү мәйданчыгында булды. Төбәк җитәкчесе предприятиенең мөмкинлекләре белән танышты һәм фанера цехы эшенә старт бирде.

“Учалыга бу предприятие бик кирәк иде”“Учалыга бу предприятие бик кирәк иде”
“Учалыга бу предприятие бик кирәк иде”


Аны республика ярдәме алган инвестпроект кысаларында төзегәннәр.

- Бүген без яңа предприятие ачабыз, ул Учалыга бик кирәк иде, - диде Радий Хәбиров. - Безнең республика урман ресурсларына бай. Ышанам ки, яңа завод продукциясенә ихтыяҗ булачак, чөнки Русиядә һәм безнең республикада торак төзелеше темплары үсә.

"Башкортстан урманы" җәмгыяте генеральный директоры Рамил Габдрәкыйпов коллектив исеменнән республика җитәкчелегенә инвестпроектка ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, бәясе 235 миллион сум булган инвестпроектны "Инвестсәгать" утырышында 2021 елның июлендә хупладылар. Агач эшкәртү производствосын булдыру инициативасы белән Үзбәкстанның «ГазРесурс» компаниясе чыкты. Аның Башкортстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектлары пулында - автомобиль газ-мотор ягулыгы компрессор станцияләре челтәрен (АГНКС) үстерү һәм Благовещен районында газ баллоннары чыгаруны оештыру.

Радий Хәбиров «ГазРесурс» компаниясе җитәкчесе Касыйм Абдуллаевка завод төзелеше мәйданчыгы буларак республиканы сайлаганы өчен рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас