+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Икътисад
13 сентябрь 2022, 06:45
Халыкара конгресста безне нәрсәләр көтә?
Уфада 19, 20 һәм 21 сентябрьдә Рубежная урамындагы "Ворлдскиллс" чемпионаты мәйданчыгында узачак «Транспорт һәм төзелеш» халыкара конгрессына әзерлек тулы көченә бара. Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева чарада нинди файдалы һәм кызыклы нәрсәләр көтүе турында сөйләде.
Халыкара конгресста безне нәрсәләр көтә?
- Конгресс программасы ике өлешкә бүленгән: һөнәри бүлек - анда Конгресс сайтында теркәлергә кирәк. Икенчесе - барлык теләүчеләр чакырыла торган күргәзмә бүлмәсе, - дип билгеләп үтте Маргарита Болычева. - «Транспорт һәм төзелеш» халыкара конгрессы күргәзмәсендә 100дән артык уникаль коммуналь һәм юл техникасы тәкъдим ителәчәк, 80гә якын автомобиль ретро-күргәзмә экспозициясен тәшкил итәчәк һәм хәтта бөтен бер асфальт заводы да күрсәтеләчәк.
Башкортстан Республикасының эре төзүчеләре чарада күчемсез милек проектларын тәкъдим итәчәк, һәм шунда ук торак төзүчеләрдән консультация алырга, махсус бәяләрдән фатир сатып алу өчен шартнамәләр төзергә мөмкин булачак.
Күргәзмәгә килүчеләр өчен автобус маршруты һәм «Декатлон» кибете янындагы тукталыш оештырыла, анда «Конгресс паркы» мәйданчыгы территориясенә керү урыны ясалачак.
Бу хакта тулырак:
https://mgazeta.com/news/novosti/2022-09-13/vystavka-retro-avtomobiley-kvartiry-so-skidkami-zachem-ufimtsam-nuzhno-posetit-mezhdunarodnyy-kongress-transport-i-stroitelstvo-2946173
Фото: mgazeta.com сайтыннан
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"