+20 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Икътисад
13 сентябрь 2022, 11:31
«Транспорт һәм төзелеш» халыкара конгрессында нәрсәләр булачак?
18-22 сентябрьдә Башкортстан башкаласы «Транспорт һәм төзелеш» беренче халыкара конгрессы кунакларын һәм катнашучыларын кабул итәчәк.
«Транспорт һәм төзелеш» халыкара конгрессында нәрсәләр булачак?
Түбәндә сезгә бу хакта кызыклы фактлар тәкъдим итәбез.
1. Министрлар, эре компанияләр вәкилләре һәм топ-менеджерлары килә.
Чарага бик күп хөрмәтле кешеләр киләчәк. Белоруссиянең рәсми делегациясен ил Премьер-министры Роман Головченко җитәкли. Шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, Төркия һәм Иран вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.
Мәскәүдән Уфага Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, транспорт министры Виталий Савельев, торак һәм юллар төзелеше белән бәйле эре дәүләт корпорацияләре һәм система барлыкка китерүче компанияләр җитәкчеләре килә.
2. Чара өч мәйданчыкта узачак.
Төп программа «Киләчәк төзелеше» паркы территориясендә планлаштырылган. Бу - элекке "Касторама" кибете янындагы зур мәйданчык, анда "WorldSkills Russia-2021" милли финалы узган җәйдә булды. Павильоннарга машинада да, җәмәгать транспортында да барып җитәргә мөмкин. Павильоннарның эш вакыты һәм программа турында без өстәмә хәбәр итәрбез.
Икенче урын - «Уфа-Арена» каршындагы мәйдан. Биредә «Иң яхшы йөк машинасы йөртүче» Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсы узачак. Шоу-программа да әзерләнә.
Конгресс, «НефАЗ» компаниясенең 45 еллыгы уңаеннан, Нефтекамада бәйрәм чаралары белән тәмамланачак.
3. Шәһәрлеләргә вертолетлар, ретромобильләр һәм квадрокоптерлар күрсәтеләчәк.
Конгресс кысаларында тамашачылар өчен бик күп кызыклы һәм файдалы чаралар узачак. Болар:
* Ретроавтомобильләрнең зур күргәзмәсе, анда һәркем 80 берәмлек машина һәм мотоцикл күрә алачак, шул исәптән совет һәм чит ил техникасының уникаль үрнәкләре;
* Урындагы төзүчеләрдән яңа проектларны тәкъдир итү. Экспозициядә ташламалы фатир сайлау һәм сатып алу өчен девелоперлар стендлары булачак;
* Русия һәм Белоруссиянең эре компанияләренең махсус техникасы күргәзмәсе, шул исәптән, квадроцикллар, квадрокоптерлар һәм безнең вертолетлар да күрсәтеләчәк;
* Бер экспозициядә асфальт-бетон заводы эшенең ничек оештырылуын күрергә мөмкин булачак;
* Гастрофестиваль;
* Бәйрәм концерты.
4. Уфаның 450 еллыгына төзеләчәк объектлар күргәзмәсе булачак.
Күргәзмәдә уфалылар һәм башкала кунаклары Уфага 450 ел тулу уңаеннан нәрсә төзеләчәген карый алачак. Исегезгә төшерәбез, алар -
Курчак театры, Көрәш сарае, Фехтование үзәге, Фән һәм мәдәният сарае һәм башка бик күп проектлар. Аларның кайберләре киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр күрсәтеләчәк.
5. Конгресс турында тулырак кайда белергә?
«Транспорт һәм төзелеш» халыкара конгрессының рәсми сайтында:
https://ufa-congress.ru/
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"