+13 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 сентябрь 2022, 08:52

Уфада Русиянең иң эре төзелеш оешмалары җыелачак

"Транспорт һәм төзелеш" Халыкара конгрессында Русиянең иң эре төзелеш оешмалары саммиты узачак.

Уфада Русиянең иң эре төзелеш оешмалары җыелачакУфада Русиянең иң эре төзелеш оешмалары җыелачак
Уфада Русиянең иң эре төзелеш оешмалары җыелачак
Башкортстан Республикасын Төзүчеләр ассоциациясе линиясе буенча форумда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең һәм, әлбәттә, Русия төбәкләренең мондый ассоциацияләре вәкилләре саммиты узачак, дип сөйләде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Чарада Русия Төзелеш министрлыгы, Дәүләт думасы, Русия Хөкүмәте, Башкортстан Хөкүмәте вәкилләре чыгыш ясаячак. Русиянең эре төзүчеләре яңа чынбарлыкта күчемсез милек базарын үстерү стратегиясе, Башкортстанда күпкатлы төзелешнең базар трендлары, күчемсез милек базарына дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алышачаклар.

Саммитта катнашучылар фикер алышачак төп мәсьәләләр арасында - торак төзелеше күләмнәрен саклап калу, торак объектларының сыйфатын күтәрү.

Башкортстан төзелеш компанияләрен эре төзүчеләр – "Первый Трест", "Жилстройинвест", "Талант", "Третий Трест", "ПСК-6", "Стройфедерация", "Садовое кольцо" компанияләре төркеме һәм башкалар тәкъдим итәчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас