+24 °С
Яңгыр
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Икътисад
13 сентябрь 2022, 06:44
Уфада «Транспорт һәм төзелеш» халыкара конгрессы узачак
18-22 сентябрьдә республикада «Транспорт һәм төзелеш» халыкара конгрессы узачак.
Уфада «Транспорт һәм төзелеш» халыкара конгрессы узачак
Шушы чарага багышланган брифингта Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева, мондый дәрәҗәдәге чара республикада беренче тапкыр булачак, дип билгеләде. Форумда 1000гә якын катнашучы көтелә, 30га якын профильле секцияләрнең эше, пленар утырышлар узачак, 10 миллиард сумга 10 килешү имзалау планлаштырыла.
- Эшлекле форумда безнең республиканың төп инвестицион һәм сәүдә партнерларының берсе – Беларусь Республикасы аерым урын алып тора. Башкортстанга республика Премьер-министры Роман Головченко җитәкчелегендә Белорусиядән 35кә якын кеше киләчәк, - дип билгеләп үтте Маргарита Болычева. - Делегация составында министрлыклар һәм эре предприятиеләр җитәкчеләре дә бар. Роман Головченконың визиты кысаларында «МАЗ» дилер үзәген ачу, яңа завод нигезенә капсула салу планлаштырыла һәм «Амкодор» компаниясенең инвестицион проекты төзелешенә старт биреләчәк.
Халыкара форумда, һичшиксез, башка дустанә илләр белән хезмәттәшлеккә басым ясалачак. Хәзерге вакытта Төркия белән икътисади мөнәсәбәтләр актив үсә. Төркия архитектура бюросы, төзелеш компанияләре, иң эре җитештерүчеләре тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Үзбәкстанның Кашкадарья өлкәсеннән зур делегация көтелә.
Бу хакта тулырак түбәндәге сылтама аша үтеп укыгыз:
https://mgazeta.com/news/novosti/2022-09-13/margarita-bolycheva-kongress-transport-i-stroitelstvo-prodemonstriruet-dostizheniya-bashkortostana-v-dannyh-napravleniyah-2946134
Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"