+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 сентябрь 2022, 14:38

«Эшкуарлык мәктәбе» программасы үз нәтиҗәсен күрсәтте

Башкортстанның "Минем бизнес" үзәге «Эшкуарлык мәктәбе» программасы буенча укуларны темамлады. Анда төбәкнең 30 эшкуары катнашты.

«Эшкуарлык мәктәбе» программасы үз нәтиҗәсен күрсәтте«Эшкуарлык мәктәбе» программасы үз нәтиҗәсен күрсәтте
«Эшкуарлык мәктәбе» программасы үз нәтиҗәсен күрсәтте

Түләүсез белем бирү чарасы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм итү» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылды.

- Без үз эшчәнлекләрен алып барган эшкуарларга өстәмә белем бирүгә зур игътибар бирәбез. Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе тарафыннан эшләнгән «Эшкуарлык мәктәбе» тренингы нәкъ менә үз бизнесын үстерергә, киңәйтергә яки яңадан профильләргә теләгән эшкуарлар өчен билгеләнгән. "Минем бизнес" үзәгендәге барлык укыту программалары да бушлай. Хәзерге вакытта тагын 40 белем бирү чарасына теркәләләр, – диде Башкортстан эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас