Һөнәри осталык конкурсы 18 сентябрьдә «Уфа-Арена» боз-сараенда «Транспорт һәм төзелеш» форумы кысаларында узачак.
Бу хакта «Башинформ» агентлыгы сорауларына транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Клебанов җавап биргән.
- Мондый конкурс беренче тапкыр үткәреләме?
- Бу традицион «Иң яхшы йөк машинасы водителе» Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсы, ул ике елга бер тапкыр үткәрелә. Аны Русия Транспорт министрлыгы һәм автотранспорт фәнни-тикшеренү институты оештыра.
- Катнашучылар кемнәр булачак?
– Йөк автомобиле йөртүдә үз белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтү, илдә иң яхшы йөк машинасы йөртүчесе исеме өчен көрәшергә Русиянең 18 төбәгеннән һәм 27 шәһәреннән: Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ижевск, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Рязань, Омск, Магнитогорск, Сургут һәм Россиянең башка шәһәрләреннән транспорт оешмалары вәкилләре - 55 водитель.
Бу машина йөртүчеләр транспорт-экспедиция, юл-транспорт өлкәсендә, нефть һәм газ чыгару, тау һәм металлургия сәнәгатендә эшлиләр.
- Башкортстанны кем тәкъдим итә?
- Республика барлыгы тугыз катнашучы — Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьский, Борай предприятиеләре хезмәткәрләрен тәкъдим итә. Аларның алтысы 10 тоннага кадәр авырлыктагы йөк ташу машиналары категориясендә көч сынашачак.
Болар - Ринат Сәйфетдинов, Руслан Сакаев, Фәрит Ситдыйков, Андрей Солтанбратов, Азат Хаҗиев, Флюр Хөсәенов. 10 тоннадан артык категориядә Илдар Гыймазетдинов, Александр Тарасов, Рәмиз Хисаметдинов катнашалар.
- Җиңүчеләр нинди приз алачак, ничә призлы урын бар?
- Өчәр призер һәр категориядә билгеләнәчәк. Беренче урынны яулаучылар - 300, 2 урында - 150, 3 урында 50 мең сум алачак. Нәтиҗәдә, приз фонды 1 миллион сум тәшкил итә, аларны федераль бюджет бүлеп биргән.
- Конкурсның максаты - һөнәр абруен күтәрүме?
- Алай гына да түгел. Ул һөнәри осталыкны камилләштерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне аңларга, йөк ташу һәм йөк транспортының эксплуатацион күрсәткечләрен арттырырга мөмкинлек бирә. Йөк ташу - икътисадның нигезләренең берсе, ансыз аның үсеше мөмкин түгел.
Фото: "Башинформ" агентлыгы