Конкурс "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру чаралары планы кысаларында уздырыла һәм «Транспорт һәм төзелеш» беренче халыкара конгрессы мәйданчыкларының берсе булачак.
Чараның максаты - һөнәри белемнәрне камилләштерү, йөк машинасы водителенең ролен арттыру һәм һөнәрен популярлаштыру, юл хәрәкәтендә катнашучыларда хәвефсез йөртү стереотипларын формалаштыру. Бу чара 18 сентябрьдә сәгать 10да «Уфа-Арена»да рәсми ачылачак.
Башкортстанга Русиянең 18 төбәгеннән һәм 30 муниципаль берәмлегеннән: Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ижевск, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Рязань, Омск, Магнитогорск, Сургут һәм башка транспорт оешмаларыннан 55 вәкил киләчәк. Конкурс кысаларында катнашучыларга машина йөртү осталыгын тикшерү өчен берничә сынау үтәргә туры киләчәк, анда махсус трасса һәм билгеле бер шартларда йөк машинасы белән идарә итү, шулай ук теоретик белемнәрне һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тикшерү кертеләчәк.
Ярышлар 2 категориядә узачак: 10 тоннага кадәр йөк ташучы автомобильләр һәм 10 тоннадан артык йөк күтәрә торган автомобильләр. Оештыручылар һәр төркем өчен аерым көн бүлеп куйган.
Тренировкалар үткәрү өчен күп кенә катнашучылар алдан нинди йөк машинасы белән идарә итәргә кирәклеген ачыклаган. Конкурсның гомум приз фонды 1 000 000 сум тәшкил итәчәк. Бәйгене Русия Федерациясе Транспорт министрлыгы һәм автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты оештыра.