Урам экспозициясе 21 компания тарафыннан тәкъдим ителгән 75 берәмлек техникадан торачак. Анда Русия һәм республика предприятиеләре техникалары, шул исәптән эре габаритлы махсус техника һәм вертолетлар булачак. Шулай ук, биредә ретроавтомобильләр күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк.
Асфальт-бетон заводы күргәзмәсе аерым тәкъдим ителәчәк. Урам күргәзмәсе территориясе 17 500 квадрат метр тирәсе булачак.