+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 сентябрь 2022, 14:51

Петербург халыкара газ форумының нәтиҗәләре нинди?

Агымдагы елның 13-16 сентябрендә Санкт-Петербургта үтүче Петербург халыкара газ форумында Башкортстан Хөкүмәте һәм «ГазРесурс» җәмгыяте ике арада хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Петербург халыкара газ форумының нәтиҗәләре нинди?Петербург халыкара газ форумының нәтиҗәләре нинди?
Петербург халыкара газ форумының нәтиҗәләре нинди?
Башкортстан делегациясен республика Хөкүмәте вице-премьеры, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев җитәкли.

- Төбәк Хөкүмәте һәм Үзбәкстан бизнесы - «ГазРесурс» компаниясе белән килешү төбәктә газ-мотор ягулыгы базарының заправкалар санын арттыру, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү, шулай ук Башкортстан территориясендә эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны күздә тота. Документ нигезендә ел саен кимендә ике газ ягулыгы салу станциясе төзеләчәк, алар Баймак, Зианчура, Зилаер, Хәйбулла, Уфа һәм Благовещен районнары территориясендә булачак. 2020-21 елларда предприятие Нефтекама, Уфа, Кырмыскалы һәм Белорет районнарында дүрт заправка эшләтеп җибәргән идеиинде, алар уңышлы гына эшләп килә, – диде Александр Шельдяев.

Шулай ук форум кысаларында Башкортстан Хөкүмәте һәм «Салават катализатор заводы» җәмгыяте «Силикагель порошогын җитештерүне оештыру» проектын гамәлгә ашыру буенча инвестицион килешүгә өстәмә кушымтага кул куйдылар. Документ инвестицияләр күләмен 449,5 миллион сумнан 545,7 миллион сумга кадәр арттыруны күздә тота.

Александр Шельдяев катнашкан Петербург халыкара газ форумының төп вакыйгасы «Русиянең газ тармагы: яңа шартларда үсеш өстенлекләре» пленар утырышы булды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас