«Төзелеш өлкәсендә дәүләт заказы белән идарә итүгә заманча карашлар» дигән стратегик сессия форматында аны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Утырышта торак һәм юл төзелеше өлкәсендәге, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык секторындагы төп эш юнәлешләре буенча фикер алыштылар.
- Булган санкцияләр басымы кысаларында без барлык билгеләнгән планнарны үтәргә ярдәм итә торган карарлар кабул итәргә тиеш. Шулай ук безнең өчен тәҗрибә алмашу мөһим, әгәр төбәкләрдә уңышлы эшләнгән практика бар икән, дәүләткүләм максатларга ирешү төбәкләрдә заказчыларның профессиональ эшеннән башка мөмкин түгел, – дип белдерде Марат Хөснуллин.
Вице-премьер билгеләп үткәнчә, илдә торак төзелеше актив үсешен дәвам итә. Күләмнәрне арттыру һәм максатка ирешү өчен 2030 елга елына 120 миллион квадрат метр торак тапшыру, муниципалитетларда 2023 һәм 2024 елларга бурычлар формалаштырырга кирәк. Сүз җир участокларын әйләнешкә кертү һәм аларны инфраструктура белән тәэмин итү турында бара.
- Бу мәсьәләне хәл итү өчен бишьеллык комплекслы план каралган. Ул гражданнарны тузган һәм авария хәлендәге торактан күчерү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру кебек эш юнәлешләрен берләштерә, – диде Марат Хөснуллин. - Русия Президенты Владимир Путин кушуына ярашлы, тузган инфраструктураны алыштыру өчен 2027 елга кадәр махсус программа расланачак.
Вице-премьер, шулай ук, киләсе елда илдә юл төзелешенең бишьеллык планын гамәлгә ашыру башланачак, аның кысаларында 4 мең километрдан артык юл төзеләчәк һәм ремонтланачак, 650дән артык күпер һәм 125 юлүткәргеч төзеләчәк, дип искәртте.
Шулай ук ул федераль дәрәҗәдә куелган максатларга ирешү, беренче чиратта, төбәкләрдәге эшкә бәйле, дип өстәде.
Фото: Башкортстан Башлыгы