18-22 сентябрьдә Башкортстанда шундый масштаблы тармакара чара үтәчәк, анда төзелеш һәм юл-транспорт тармагының әйдәп баручы компанияләре, федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары, финанс секторы һәм Русия, Казахстан, Төркия, Иран һәм Белоруссиянең җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашачак.
"Транспорт һәм төзелеш" конгрессы элек үткәрелгән профильле форумнар - «Урал транспорты» һәм «УралСтройИндустрия» күргәзмәләрен алыштыра.
- Мондый перфорация Башкортстанга тармакара, төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек өчен нәтиҗәлерәк мәйданчык булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Ышанам ки, быел конгресс зур эшлекле чара традициясен нигезләячәк, ул киләчәктә ел саен булачак, – дип билгеләп үтте Рөстәм Моратов. - Без коллегаларыбыз белән бик тыгыз һәм иң мөһиме - агымдагы вәзгыятьтә актуаль эшлекле программа әзерләдек. Илебезгә карата санкцияләр сәясәтен исәпкә алып, без автомобиль, тимер юл һәм диңгез логистикасының ничек үзгәрүен күрәбез. Транспорт-логистика үзәкләрендә, йөк ташуда, таможня сәясәтендә сизелерлек үзгәрешләр булачак. Шуңа күрә безгә әлеге конгресс кысаларында республика икътисады үсешендә теге яки бу яктан чагылыш таба торган барлык стратегик темаларны колачлау мөһим, – диде Рөстәм Моратов.
Конгрессның эшлекле программасы кысаларында санлаштыру, импортны алыштыру, яңа технологияләр куллану, кризиска каршы чаралар һәм икътисадның төп тармакларын үстерү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте