+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 Сентября 2022, 13:15

Үзебездә җитештерелгәне яхшырак!

Бәләбәйнең "Автокомплект" заводы елына 102 мең данәгә кадәр "АВТОВАЗ" җиңел автомобильләре өчен тормоз дисклары җитештерә башлаячак.

Үзебездә җитештерелгәне яхшырак!Үзебездә җитештерелгәне яхшырак!
Үзебездә җитештерелгәне яхшырак!


Проект «Комплектлау эшләнмәләре» программасы кысаларында каралды һәм хупланды, ул төбәкнең һәм Сәнәгатьне үстерү федераль фондының берлектәге финанславын күздә тота. Ташламалы займ предприятиегә үзебездә җитештерелгән тормоз дисклары өлешен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, ул бүгенге көндә куллану күләменең нибары 27 процентын тәшкил итә.

Проектның гомум бюджеты - 88,6 миллион сум, шуның 49,6 миллион сумы – Сәнәгатьне үстерү фонды тарафыннан ташламалы займ рәвешендә бирелергә мөмкин, тагын 21,3 миллион сумы - Башкортстан Республикасы фондыннан.

Предприятиенең финанслау алуга гаризасы төбәк һәм федераль фондларның эксперт советлары тарафыннан хупланды. Серияле производствоны эшләтеп җибәрү 2023 елның икенче кварталында планлаштырыла.

Бу хакта тулырак мәгълүматны https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=57276 сылтамасы аша белергә була.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас