+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 сентябрь 2022, 09:29

Башкортстанның "Ипотека менюсы" барлыкка киләчәк

"Транспорт һәм төзелеш" Халыкара конгрессында 20 сентябрьдә Уфада "Экосистема һәм торакның һәркем өчен мөмкин булуын арттыру буенча башка инструментлар" дип аталган "түгәрәк өстәл"дә ипотека продуктлары, социаль ташламалы программалар һәм гражданнар өчен торакның һәркем сатып алырга мөмкин булуын арттыруда нәтиҗәле булган башка механизмнар турында фикер алышачаклар.

Башкортстанның "Ипотека менюсы" барлыкка киләчәкБашкортстанның "Ипотека менюсы" барлыкка киләчәк
Башкортстанның "Ипотека менюсы" барлыкка киләчәк

Утырышта дәүләт органнары вәкилләре, төзүчеләр һәм базарда профессиональ катнашучылар катнашачак. Секциянең төп мәсьәләсе – республика халкы өчен инновацион санлы проект - «Торак һәм ипотека базарының экосистемасы»н тәкъдим итү.

Бу - барлык дәүләт ярдәме кораллары, төзелеш һәм финанс базар мөмкинлекләре булган платформа. Ул «Бердәм тәрәзә» принцибы буенча эшләячәк. Кеше торак буенча социаль ташламаларга барлык хокукларын тормышка ашыра һәм торак шартларын яхшырту өчен кирәкле барлык мәгълүматны алалачак. Проектның авторы - төбәкнең Төзүчеләр ассоциациясе.

- Башкортстан "Ипотека менюсы" кертелгән беренче төбәкләрнең берсе булачак. Бу Башкортстан Республикасы Башлыгы грантын оту ярдәмендә мөмкин булды. Экосистема 2023 елның июненнән дә соңга калмыйча эшли башлаячак, – дип нәтиҗә ясады Төзүчеләр ассоциациясе башкарма директоры Адел Сәйфуллина.

Шулай ук "түгәрәк өстәл"дә спикерлар яңа ипотека продуктлары, Русия һәм чит ил базарларында уңышлы гамәлгә ашырыла торган башка проектлар тәкъдим итәчәкләр.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас