+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 сентябрь 2022, 08:22

"Транспорт һәм төзелеш" конгрессында басым югары технологияләргә ясалды..."

20 һәм 21 сентябрьдә Уфада «Конгресс» паркы территориясендә узачак «Транспорт һәм төзелеш» беренче халыкара конгрессының эшлекле программасы кысаларында санлаштыру, импортны алмаштыру, шулай ук яңа технологияләр куллану, кризиска каршы чаралар һәм икътисадның әйдәп баручы тармакларына ярдәм программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.

"Транспорт һәм төзелеш" конгрессында басым югары технологияләргә ясалды...""Транспорт һәм төзелеш" конгрессында басым югары технологияләргә ясалды..."
"Транспорт һәм төзелеш" конгрессында басым югары технологияләргә ясалды..."

- "Транспорт һәм төзелеш" беренче халыкара конгрессында ставка югары технологияләргә — спутник навигациясенә, ясалма интеллектка, киләчәкне якынайта торган яңа технологияләргә һәм проектларга ясалды, - диде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

"Транспорт һәм төзелеш" халыкара конгрессында партнер-ил булып Беларусь Республикасы тора. Конгресс эшендә катнашачак рәсми делегацияне Белоруссия Хөкүмәте премьер-министры Роман Головченко җитәкләячәк.

Махсуслаштырылган чара кысаларында, әйдәп баручы девелоперлар, экспертлар, төзелеш материаллары җитештерүчеләр, финанс секторы, Русиянең юл-транспорт тармагы һәм дустанә илләрнең компанияләре вәкилләре шулай ук инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге өчен оптималь шартлар тудыру мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас