

- Геосәяси вәзгыятькә карамастан, Башкортстан күпчелек социаль-икътисади күрсәткечләре буенча тотрыклы рәвештә "яшел зонада", - ди ул. - Муниципалитетларның 80 проценттан артыгы үсешнең 50 проценттан артыграгы буенча уңай динамиканы саклый.
Беренче яртыеллыкта республика буенча инвестицияләр күләме 161,8 миллиард сум тәшкил иткән. Идел буе федераль округы буенча без - икенче. Уңай динамика - 32 муниципалитетта. Инвестицияләр күләме 17,8 миллиард сум булган 371 проект тәмамланган. 1,8 меңгә якын эш урыны булдырылган. Тагын 1 535 инвестпроект эштә.
Кече бизнес белән үзара бәйләнешкә өстенлек бирелә. Узган ел без биредә 9 миллиард сумга якын акча эшләдек. Беренче яртыеллыкта - 4 миллиард сум чамасы.
Бу елга максат – инвестциклны 30 процентка киметүгә ирешү. Барлык документаль, теркәү һәм рөхсәт бирү процедураларын 1,5 тапкыр тизләтү.
Гомумдәүләт проектлары буенча зур эш алып барыла. Быел финанслау күләме 41 миллиард сумнан артып киткән. 30 миллиард сумнан артык федераль акча җәлеп ителгән.
Гомумдәүләт проектлары кысаларында 57 объект төзибез һәм реконструкциялибез, шуларның 25е - районнар.
Август аенда без 2025 елга кадәр керемнәрне арттыру планын актуальләштердек. Аны гамәлгә ашыру быел керемнәрне - 6,2 миллиард сумга, киләсе елда 6,4 миллиард сумга арттырыр дип көтәбез.