Бу хакта ЦУРда узган республика Хөкүмәте киңәшмәсендә беренче вице-премьер, икътисади үсеш министры Рөстәм Моратов сөйләде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров Мәгариф министрлыгына укучылар өчен дә экскурсияләр оештырырга кушты.
- Колледжларда укучылар барсыннар, андагы экспонатларны үз күзләре белән күрсеннәр, - диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Моратов сөйләгәнчә, конгрессның беренче чарасы йөк машиналары йөртүчеләрнең ярышы булды, ә бүген «СтройЮность» I республика конкурсы старт ала — төзелеш һәм транспорт компетенцияләре буенча ярышларда 200 колледж укучысы катнаша.
Иртәгә эшлекле программа башланачак һәм күргәзмәләр ачылачак. Заманча асфальт заводы буенча инвестпроект аерым тәкъдим ителәчәк.
- 5 мең кунак, 700ләп катнашучы һәм спикер килүе көтелә. Конгресс партнеры - Беларусь Республикасы, иртәгә делегациянең килүен көтәбез, шулай ук Үзбәкстан, Казахстан, Төркия делегацияләре, "Росавтодор" җитәкчелеге, Транспорт министрлыгы, иҗтимагый һөнәри берләшмәләр вәкилләре. Кунаклар өчен программа — Белоруссия һәм Башкортстан артистлары катнашлыгындагы концертлар, яшьләр бәйрәмнәре, гастрофестиваль әзерләнде, — дип сөйләде Рөстәм Моратов.
- Бу, чыннан да, бик мөһим һәм җаваплы очрашулар булачак. Конгресс барышында шулай ук республикада „АМКОДОР“ производствосы эшләтеп җибәреләчәк, "МАЗ" дилер үзәген ачачакбыз — монда зур перспективалар бар, — дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы.
Фото: "Башинформ" агентлыгы