+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 сентябрь 2022, 08:40

Свердловск өлкәсен республика продукциясе белән тәэмин итү турында сөйләшүләр бара

12-14 сентябрьдә «Башкортстан продукты» проекты җитәкчесе һәм Башкортстанның Чиләбе өлкәсендәге вәкиле Екатеринбург шәһәренә эшлекле сәфәр белән килде.

Свердловск өлкәсен республика продукциясе белән тәэмин итү турында сөйләшүләр бараСвердловск өлкәсен республика продукциясе белән тәэмин итү турында сөйләшүләр бара
Свердловск өлкәсен республика продукциясе белән тәэмин итү турында сөйләшүләр бара
Сәфәрнең максаты - Свердловск өлкәсе территориясендә республика предприятиеләре продукциясен чыгару. Төбәкләр арасында алга киткән инфраструктура һәм җайга салынган логистика системасы белән Свердловск өлкәсе республика компанияләре өчен җәлеп итүчән базар булып тора.

- Күрше төбәкләр белән сәүдә элемтәләрен ныгыту республиканың икътисади үсешенә ярдәм итә, урындагы җитештерүне стимуллаштыра һәм сатып алучылар даирәсен арттыра, - дип билгеләп үтте Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.

Эшлекле сәфәр төбәкнең кече һәм урта бизнес эшкуарлары һәм Свердловск өлкәсе Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре белән очрашудан башланды. Очрашу Свердловск өлкәсенең башкорт тарихи-мәдәни үзәгендә узды. Эшлекле аралашу уңышлы үтте. Бизнес-ширкәт өчен «Башкортстан продукты» проекты һәм аның дипломантлары тәкъдир ителде. Фикер алышу барышында субъектның базар ихтыяҗлары һәм Башкортстан җитештерүчеләре продукциясен сату шартлары билгеләнде.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас