+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 Сентября 2022, 10:38

Татарстан тәҗрибә уртаклашты

Уфада «Төзелеш һәм транспорт» халыкара конгрессы кысаларында федераль трассаларның берсе буларак төбәк юлларының үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.

Татарстан тәҗрибә уртаклаштыТатарстан тәҗрибә уртаклашты
Татарстан тәҗрибә уртаклашты
Пленар утырышта профильле министрлыклар һәм төбәкләрнең ведомстволары вәкилләре, тармак предприятиеләре, инженер һәм проект-конструкторлык оешмалары җитәкчеләре катнашты. Татарстан Республикасы транспорт челтәренең үсеш перспективалары турында республтканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.

- Бездә Русия терәк челтәре бар, ул Татарстанда гомум озынлыкның 15 процентын тәшкил итә. Һәм без республиканың барлык район үзәкләрен тоташтырырга тиешле үзебезнең төбәк челтәрен үстерергә ниятлибез. Мондый юллар 11,5 тоннага кадәр йөк күтәрергә тиеш. Ул вакытта без махсус логистика проектын гамәлгә ашыра алачакбыз, - дип ассызыклады Фәрит Хәнифов.

Урындагы әһәмияттәге юлларга, бишенче категориягә килгәндә, Татарстанда махсус ярым автомат программасын эшләү юлыннан киттеләр, аңа 4-5 төп параметр салынган. Нәтиҗәдә перспективага, срокларга һәм чиратка төгәл бәйләмичә программа әзерләнде. Әлеге мәсьәләне хәл итү муниципаль хакимият дәрәҗәсенә тапшырылды: нәкъ менә алар кайсы юлларны беренче чиратта төзергә яки ремонтларга кирәклеген билгели.

Фәрит Хәнифов ассызыклаганча, урындагы юллар челтәрен үстерүгә охшаш программалар Башкортстанда да бар. Шуңа күрә тәҗрибә уртаклашу, гомум иң яхшы карарлар табу мөһим. Бер үк вакытта ике төбәкне тоташтыручы и елгасы аша күперләр төзү проблемасы турында сөйләшергә кирәк.

Фото: resbash.ru сайтыннан

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас