

- Инвесторларга һәм эшкуарларга алдынгы инвестиция картасы тәкъдим ителде, ул хәзер элемтә, юллар, тарифлар, инженерлык инфраструктурасы, инвестицион проектлар һәм ярдәм чаралары белән тулыландырылган. Хәзер ул барлык торак пунктлар өчен сайлап алынган катламнарның бердәм форматына кадәр эшләп бетерелгән, – диде Динар Шәрәфетдинов.
Динар Шәрәфетдинов сүзләренчә, республика инвестиция картасын стандартлаштыру Русиянең, Башкортстанны да кертеп, сайлап алынган 30 субъектын үз эченә алган сынау проекты булды.
- Эшнең бердәм стандарты инвесторларны һәм эшкуарларны эш өчен уңайлы итү мөмкинлеге бирә. Кирәк булганда, стандарт функционалы картаны эшкуарлык эшчәнлеге алып барганда кирәкле яңа актуаль белешмәләр белән тулыландырырга мөмкинлек бирә, — диде республиканың Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.
Башкортстанда яңа Стандартны гамәлгә кертү республика Хөкүмәте раслаган график нигезендә Үсеш корпорациясе, дәүләт идарәсенең Санлы үсеш һәм Икътисади үсеш министрлыкларының уртак тырышлыгы белен үткәрелде. Эш нәтиҗәләре буенча карта сигез мәгълүмат катламы белән тулыландырылды.
Фото: mobillegends.net