+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 сентябрь 2022, 14:17

Андрей Назаров халыкара конгрессның пленар утырышында чыгыш ясады

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров бу көннәрдә Уфада уза торган «Транспорт һәм төзелеш» халыкара конгрессының пленар утырышында чыгыш ясады.

Андрей Назаров халыкара конгрессның пленар утырышында чыгыш ясадыАндрей Назаров халыкара конгрессның пленар утырышында чыгыш ясады
Андрей Назаров халыкара конгрессның пленар утырышында чыгыш ясады
- Төрле бәяләүләр буенча, дөнья тулаем эчке продуктында төзелеш өлеше – 6-12 процент, Русиядә – 5,8 процент, ә республиканың тулай төбәк продуктында 7,5 процент тәшкил итә. Транспорт өчен бу саннар: дөньяда 9 процентка кадәр, Русиядә 7,1 һәм Башкортстанда 6,1 процент тәшкил итә.

Русиянең Европа өлешендәге иң эре төбәкләрнең берсе булган республикабыз өчен төзелеш һәм транспорт үсеше мәсьәләләрен хәл итү бик мөһим.

Республиканың транспорт челтәренең үзәге - Уфа транспорт үзәге, аңа биш радиаль тимер юл юнәлеше, шулай ук М-5 «Урал», М-7 «Идел» һәм Р-240 «Уфа–Ырынбур» автомобиль юллары туры килә.

Республиканың эре шәһәрләрендә транспорт реформасын үткәрү мөһим юнәлеш булып тора. Бу - юл челтәрен үстерү, транспорт паркын модернизацияләү һәм инновацион алымнар кертү. Әйтик, без мораль искергән «пазиклар»га алмашка 1000нән артык яңа автобусны файдалануга тапшырып кына калмыйча, бердәм «Алга» транспорт картасын да керттек. Мондый карталардан республиканың һәр өченче кешесе файдалана. "Транспорт концессион компаниясе" белән берлектә без Уфада һәм Стәрлетамакта электр транспортын яңарту проектын карыйбыз, - диде Андрей Назаров.

Бу хакта тулырак түбәндәге сылтама аша үтеп укыгыз: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=57336

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас