Беларусь Премьер-министры Роман Головченко билгеләп үткәнчә, мондый повесткалы конгресслар уздыру дөнья икътисадының турбулентлыгы, Русиягә һәм Белоруссиягә санкцияле басым шартларында логистик чылбырлар өзелү чорында аеруча актуаль.
Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Көнбатыш илләренең санкцияләр гамәлләре тармак эшен күпмедер дәрәҗәдә катлауландырган, әмма ул тиз арада үзгәртеп корыла алган.
«Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко Мәскәү - Түбән Новгород - Казан - Екатеринбург тизйөрешле М-12 автомобиль юлы төзелешенең барышы турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, М-12 илебез өчен зур әһәмияткә ия. Макроикътисади эффект 2 триллион сумга якын тәшкил итәчәк.
Фото: "Башинформ" агентлыгы