

"Без зур, мөһим инвестпроектны тормышка ашырабыз - Белоруссиянең «Амкодор» компаниясе республикада авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча завод төзи башлый - дип яза ул. - Биредә ашлыкны урып-җыюдан соң эшкәртү өчен җиһазлар җитештереләчәк.
Бүген Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко һәм «Амкодор» компаниясе Директорлар советы рәисе Александр Шакутин белән бергә төзелешкә символик старт бирелде.
Бу проект безгә нәрсә бирә? Машина төзелеше өлкәсендә югары компетенцияләр. Бу безнең үсеп килүче авыл хуҗалыгына кирәк.
Яңа завод «Уфа» индустриаль паркы территориясендә эшләячәк. Хәзер анда мәйданчык әзерлиләр. Инвестицияләр күләме - 1 миллиард сумнан артык, биредә 250 кеше эшләячәк. Беренче продукцияне без киләсе елда Уфада узачак Русия һәм Беларусь төбәкләре форумында күрербез дип ышанабыз".