Шул ук вакытта, чыгыш ясаучылар транспорт тармагында барган вакыйгалар турында гына түгел, төзелеш индустриясенә хас булган тенденцияләргә дә кагылды. Сессия модераторы - BRITA идарә әгъзасы Станислав Мамулат билгеләп үткәнчә, теләсә кайсы икътисад тотрыклы, уңай үсеш векторына чыгу өчен энергия саклаучы технологияләрне кулланырга тиеш булачак.
Бу эштә аны Гонконгтан онлайн-элемтәдә торучы профессор Ульф Ричтер хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, Кытай бүген дөньяда энергия ресурсларын төп кулланучы булса да, Кытайда аларны киметүгә китерә торган система төзелгән.
- Хәзер монда энергия куллану сәясәтен яңадан карау бара, - диде Ричтер. – Әгәр бу булмый икән, 2040 елга Кытайның энергия ресурсларына чыгымнары хәзерге дәрәҗәдән яртыга артачак. Инде хәзер үк Кытайда торак төзелешенең энергия сыйдырышлылыгы Германиядәгедән 10 тапкырга артыграк.
Фото: resbash.ru