

Өч көн дәвамында 18-20 сентябрьдә илнең төрле почмакларыннан 50дән артык катнашучы «Уфа-Арена» универсаль спорт мәйданы территориясендә «Русиянең иң яхшы йөк машинасы водителе» исеме өчен көрәште.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Алан Марзаев билгеләп үткәнчә, конкурста катнашучылар барысы да осталык, теоретик белемнәр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тикшерүгә сынауларны лаеклы үтәде.
10 тоннага кадәр авырлыктагы йөк машиналары ярышкан беренче категориядә Липецк шәһәреннән Александр Климов җиңүче булды. Ул төп приз - 300 мең сум алды. Череповец шәһәреннән Вячеслав Колосовский - икенче, Түбән Новгородтан Станислав Кузеванов өченче урынга чыктылар. Алар үзләре белән 150 һәм 50 мең сумлык призларны алып китә.
10 тоннадан артык авырлыктагы йөк машиналары ярышкан икенче категориядә җиңүне Екатеринбургтан Сергей Андрианов яулады. Сургуттан Петр Михайлов - икенче, Новосибирскидан Антон Волохов өченче урыннарны алдылар. Аларга да акчалата призлар тапшырылды.
Фото: mgazeta.com