+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 Сентября 2022, 08:34

"Ил җитәкчелеге алдыбызга яңа бурычлар куйды..."

"«Автодор» дәүләт компаниясе инде 14нче ел илебез төбәкләрен тоташтыручы тизлекле юллар челтәрен үстерә. Хәзерге геосәяси шартларда заманча тизйөрешле автотрассалар төзү бөтен илебез өчен стратегик әһәмияткә ия", - дип билгеләп үтте "Транспорт һәм төзелеш" конгрессы катнашучыларын һәм кунакларын сәламләгәндә "Автодор" дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко.

"Ил җитәкчелеге алдыбызга яңа бурычлар куйды...""Ил җитәкчелеге алдыбызга яңа бурычлар куйды..."
"Ил җитәкчелеге алдыбызга яңа бурычлар куйды..."

Алар инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итә, төбәкләрнең потенциалын үстерүгә этәргеч бирә, безнең кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырта. Алда безне зур эш көтә, без, юлчылар, ни генә булмасын, әзер, дип ассызыклады Петушенко.

- Ил җитәкчелеге алдыбызга яңа масштаблы бурыч куйды – «Көнбатыш-Көнчыгыш» трансконтиненталь автомобиль маршрутын Кытай чигенә кадәр үстерү. Йөк хәрәкәтенең логистик чылбырлары үзгәрү белән, бу маршрут Казахстан чикләренә керү мөмкинлеге бирә, шулай ук Кытайдан, Монголиядән һәм Һиндстаннан йөк ташуны арттыру өчен шартлар тудырачак.

«Транспорт һәм төзелеш» конгрессы эшлекле, конструктив үтәр һәм бүген илнең транспорт комплексы алдында торган беренче чираттагы мәсьәләләрне нәтиҗәле чишәргә ярдәм итәр дип өметләнәм, - дип белдерде Вячеслав Петушенко һәм барысына да нәтиҗәле эш теләде.

Фото: mgazeta.com

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас