+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 сентябрь 2022, 09:15

Радий Хәбиров белән Роман Головченко УМПОда булдылар

21 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Уфага эш сәфәре белән килгән Беларусь Премьер-министры Роман Головченко Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе эшчәнлеге белән таныштылар.

Радий Хәбиров белән Роман Головченко УМПОда булдыларРадий Хәбиров белән Роман Головченко УМПОда булдылар
Радий Хәбиров белән Роман Головченко УМПОда булдылар
Берләшмә белгечләре турбореактив авиация двигательләрен, газ-суырту агрегатларын, газ-турбина энергетикасы өлкәсендәге продукцияне эшләү, җитештерү һәм сервис хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнә.

Радий Хәбиров һәм Роман Головченко Уфа авиапредприятиесенең җыю цехында булдылар. Монда әзер узелллар һәм аерым детальләр килә, авиация һәм сәнәгать двигательләре җыела.

Аннары кунаклар җитештерү чылбырының соңгы этабы уза торган сынау цехын карады. Сынау вакытында двигательләрне көйләү һәм аларның эшләрен төрле режимда тикшерү үткәрелә.

Радий Хәбиров һәм Роман Головченко авиатөзелеш өлкәсендә «ОДК-УМПО»ның Беларусь предприятиеләре белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас