+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 сентябрь 2022, 09:03

"Шәһәрләр төзибез" күргәзмәсен күрми калмагыз!

«Транспорт һәм төзелеш» халыкара конгрессы эшләренең барлык көннәренең дә кунаклары Башкортстанның "Шәһәрләр төзибез" күргәзмәсен карый алачак.

"Шәһәрләр төзибез" күргәзмәсен күрми калмагыз!"Шәһәрләр төзибез" күргәзмәсен күрми калмагыз!
"Шәһәрләр төзибез" күргәзмәсен күрми калмагыз!
Зур павильонда Уфа төзүчеләренең иң яхшы проектлары тәкъдим ителгән. Биредә республика башкаласында төзелә торган барлык торак комплекслар белән дә танышырга мөмкин. Белгечләр сезгә йортлар, фатирлар планлаштыру, булачак ишегаллары һәм комплексларның кызыклы чишелешләре турында җентекләп сөйләячәк.

- Биредә төзүчеләр һәм банклар катнаша. Моннан тыш, килүчеләр өчен түбән бәяләр марафоны оештырылуы да бик мөһим. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу чарада катнашканнан соң проектлар белән танышырга, моннан төзелеп килүче объектка узарга һәм ипотека турында җентекләп сөйләячәк банк белгечләре белән аралашырга мөмкин булачак. Барысы да бер урында булуы уңайлы, - диде Башкортстан Төзүчеләр ассоциациясенең башкарма директоры урынбасары Салават Агеев.

Моннан тыш, төзелеш конструкцияләрен һәм материалларын җитештерүчеләрнең ике стенды бизнес өчен кызыклы булачак.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас