Ул ведомство сайтында урнаштырылган. Документта, хосусый эшкуарлар да, фәнни өлкәдә, җитештерүдә, IT-технологияләрдә эшчәнлек алып баручы һәм Башкортстан Республикасы территориясендә теркәлгән юридик берәмлекләр дә резидентлар була ала, дип язылган.
Республикада 12 индустриаль парк һәм 18 технопарк теркәлгән. Гамәлдәге индустриаль паркларда һәм технопаркларда 32 мең эш урыны булдырылган, 168 резидент эшчәнлек алып бара, аларның гомум инвестицияләре 44 миллиард сумнан артып китә.
- Бу территорияләр производствоны шунда ук башлап җибәрергә, яки фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештырырга мөмкинлек бирүче бик күп өстенлекләргә ия. Безнең бизнес бу өстенлекләрне тиз аңлады, технопаркларда һәм сәнәгать паркларында арендага ихтыяҗ зур. Шуңа күрә без яңа территорияләрне актив үзләштерәбез. Соңгы елда гына да өч яңа индустриаль парк эшләтеп җибәрелде, – дип сөйләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте