+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 сентябрь 2022, 10:03

Тотрыклы үсеш программасы эшли

Төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен Башкортстанның Үсеш корпорациясе предприятиеләрнең экологик, социаль һәм корпоратив нормаларны үтәвен күздә тотучы ESG принциплары методологиясен гамәлгә кертә башлады.

Башкортстан әлеге программаны гамәлгә кертү буенча пилот проект булганлыктан, ведомство тарафыннан аудитның беренче нәтиҗәләре алынды, аның нигезендә кластерлар, технопарклар һәм МИЗ ассоциациясе, шулай Югары Икътисад мәктәбенең Статистик тикшеренүләр һәм белем икътисады институты ESG-ны үз эшенә иң уңышлы кертүче преференциаль зоналар рейтингын билгеләячәк.

- Тотрыклы үсеш программасы күп кенә сәнәгать объектлары эшчәнлегенә тиз үтеп керә. Инфраструктура мәйданнарында ESG кертү инвесторларны җәлеп итүдә зур өстенлекләр бирә. «Алга» зонасы һәм «Уфа» индустриаль паркы кебек эре преференциаль зоналарның идарәче компаниясе буларак, Үсеш корпорациясе тотрыклы үсеш максатларына ирешүгә юнәлтелгән тулы бер чаралар комплексын эшләп чыгара һәм гамәлгә кертә, - диде Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Аудит нәтиҗәләре «Алга» махсус икътисади зонасы һәм «Уфа» индустриаль паркы сайтында басылып чыкты. Тотрыклы үсеш принципларын кертү берничә критерий буенча бәяләнде: экология, социум һәм идарә итү. Презентация белән танышканнан соң, биологик төрлелекне һәм экосистемаларны саклау һәм рациональ куллану, идарәче компаниянең бер хезмәткәрен әзерләүнең күпме торуы һәм башкалар турында белергә була.

Элегрәк Үсеш корпорациясе базасында кластерлар, технопарклар һәм МИЗ ассоциациясе тотрыклы үсеш максатларына ирешүгә юнәлтелгән инфраструктура мәйданчыкларының мастер-модельләрен формалаштыру буенча эш алып барган иде. Үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча катнашучылар республиканың инфраструктура мәйданчыкларында ESG төп күрсәткечләренә ирешү стратегиясен формалаштырды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас