Urban Awards премиясе генеральный директоры Ольга Хәсәнова ассызыклаганча, бу премиягә конкурс беренче тапкыр Уфада уза, илнең бер генә төбәгендә дә аналоглар юк. Башкортстан Хөкүмәте торак төзү өлкәсендә үз премиясен тапшыру турында Башкортстан төзүчеләре ассоциациясе инициативасын хуплады. Бу елның язында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
- Тулаем алганда, торакка ихтыяҗ кимүгә карамастан, Уфа төзүчеләренә фатирлар сатыла һәм ТОП-10га керүчеләр премия номинантлары булды, - дип сөйләде Ольга Хәсәнова.
Премиянең номинантлары: «Первый трест», «Третий трест», "ПСК-6", "КПД", «СтройТэк», «СТРОЙТЭК», «ИСК Г.Уфа», шулай ук «Талан», «РИСК» компанияләр төркеме, «Рекол», «Жилстройинвест», «Порадом», «Унистрой», «Садовое кольцо», «Жилой квартал» һәм "Инвестрайзаказчик".
Аннан соң номинантлар өчен тавыш бирү, комиссиянең октябрьдә әзер объектларга чыгуы көтелә. 10 финалист кыска исемлеккә эләгәчәк һәм ноябрь аенда үз объектларын яклаячак. 14 декабрьдә Уфада премия җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.
Фото: resbash.ru сайтыннан.