+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 сентябрь , 21:57

Бакчачылык ширкәте юллары яхшыра

Республиканың 877 бакчачылык ширкәтенең 75е Чишмә районы Алкино авыл советы территориясендә урнашкан.

Бакчачылык ширкәте юллары яхшыра
Бакчачылык ширкәте юллары яхшыра
Шул ук вакытта Дим елгасы ярында урнашкан бакчачылык ширкәтләренең кискен проблемасы - юллар. Юл район территориясендә тимер юлларның күп булуы белән дә катлаулана. Тоннельләр җиңел машиналар өчен генә исәпләнгән. Ә ашыгыч медицина ярдәме, янгын сүндерү машинасы, теләсә нинди йөк машинасы да аннан үтә алмаячак - биеклеге рөхсәт итми. Әйләнеп уза торган юл елның җылы вакытында һәм кышын гына яхшы хәлдә. Яз һәм көз айларында юллар юыла, дип сөйли Алкино авыл советы башлыгы Дилара Бикташева.

Тулаем алганда, бакчаларда 15 меңгә якын кеше яши. Соңгы вакытта күпләр моннан икенче урынга күченә.
Лорентий Свечниковның моңа кадәр бакчасы гына булган. Ләкин бер ел элек ул өй сатып алган һәм хәзер аның гаиләсе Дим елгасының матур ярында яши.

- Яңа юл болай да тар туннель аша асфальт юлны бушатырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзер бакчаларда интенсив төзелеш бара. Төзелеш материалларын китерү проблемасы хәзер автоматик рәвештә хәл ителәчәк, - ди ул.

– Шуңа күрә бу юлларны ремонтлау беренче чираттагы бурыч булды, - дип дәвам итә Алкино авыл советы башлыгы Дилара Бикташева. - Районда юлларның исәпкә куелуы әйбәт. Аннан башка без республика программасында катнаша алмас идек, ул төбәк җитәкчесе кушуы буенча эшли башлады. Хәзер Чишмә районының Алкино авыл Советында эш тулы көченә бара. 2,5 чакрым озынлыктагы Узытамак – Яңа Михайловка юлы участогында грейдерлау һәм ком салу эшләре дәвам итә. Юлларның киңлеге 6 метр чамасы, биеклеге урыны белән бер метрга кадәр җитә.

Сүз уңаенда, контрактларның гомум суммасы 12 миллион сумнан артык тәшкил итә. Эшләр план буенча 15 октябрьгә төгәлләнергә тиеш.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в