"Дилер үзәге аша "МАЗ"ның бөтен маркаларын — үзбушаткычлар, йөк машиналары, шасси, юл төзелеше һәм коммуналь техника сатып алырга; сервис хезмәте, техника буенча консультация һәм запас частьләр сатып алырга мөмкин булачак. Киләчәктә монда "МАЗ" автомобильләрен җитештерүдә кулланылган барлык маркаларның узелларын ремонтлау цехы төзиячәкбез.
Башкортстанда коммуналь һәм юл-төзелеш техникасын яңарту буенча системалы эш алып барыла. Шуңа күрә мондый үзәкне ачу безгә әлеге процессны тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.
Быел без техниканы яңартуга бюджетта 1,5 млрд. сум чамасы акча салдык".