+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 Сентября 2022, 03:25

Квалификацияне бәйсез бәяләү концепциясе әзерләнде

«Транспорт һәм төзелеш» беренче халыкара конгрессының эшлекле программасы кысаларында анда катнашучылар төзелеш тармагы белгечләренең квалификациясен мәҗбүри бәйсез бәяләү (НОК) темасына "түгәрәк өстәл" үткәрде.

Квалификацияне бәйсез бәяләү концепциясе әзерләндеКвалификацияне бәйсез бәяләү концепциясе әзерләнде
Квалификацияне бәйсез бәяләү концепциясе әзерләнде
- Квалификацияне бәйсез бәяләү темасы бүгенге көндә актуаль булып тора. Белгечләрнең квалификациясенең һөнәри стандартларга туры килүен расламыйча, төзелеш тармагындагы барлык чараларны алга таба да формалаштыру һәм гамәлгә ашыру мөмкин түгел, - диде республиканың төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин.

Чарада Егор Родин, Эзләнүчеләр һәм проектлаучылар дәүләт берләшмәсе аппараты җитәкчесе урынбасары Надежда Прокопьева (Мәскәү шәһәре), республиканың Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, шулай ук Үзбәкстан Республикасының Мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Профильле секциядә экспертлар Башкортстанда һөнәри квалификацияләр системасын үстерү мәсьәләләре буенча чараларны тормышка ашыру, инженерлык эзләнүләре, проектлау, төзелеш өлкәсендә белгечләрне һөнәри әзерләүне үстерү концепциясе турында фикер алышты.

Надежда Прокопьева шушы елның 1 сентябреннән Русия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 55.5-1 мәддәсендә үз көченә кергән үзгәрешләр турында сөйләде.

- Үзгәрешләр төзелеш тармагы белгечләренә ким дигәндә биш елга бер тапкыр квалификацияне бәйсез бәяләргә куша. Бу таләп шулай ук Русия Федерациясе территориясендә хезмәт эшчәнлеген алып баручы чит ил гражданнарына да кагыла. НОКны билгеләнгән срокта үтмәгән белгечләр дәүләт белгечләр реестрыннан төшереп калдырылырга тиеш, бу исә, үз чиратында, үзен үзе көйләүче оешма (СРО) әгъзасының эшчәнлеген туктатырга, димәк, җитештерү процессын туктатырга мөмкин, - диде Надежда Александровна.

Шуңа бәйле рәвештә, СРО башлангычы белән Башкортстанда квалификацияне бәяләү үзәге булдырылды, ул төзелешне оештыру белгечләренең квалификациясен бәйсез бәяләү вәкаләтләренә ия. Территориаль үзәк төзү НОК узу мөмкинлеген арттырырга, соискательләрнең финанс чыгымнарын һәм, шул рәвешле, капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау процессында катнашучы квалификацияле белгечләр кытлыгын киметергә мөмкинлек бирәчәк.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас