+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 сентябрь , 22:44

Тиздән электробусларда йөриячәкбез!

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Интернет челтәрендә транспортка кагылышлы язма бастырды.

Тиздән электробусларда йөриячәкбез!
Тиздән электробусларда йөриячәкбез!
"Нефтекама автозаводында танылган Мәскәү электробусы җитештерелә, аны еш кына илебез башкаласында очратырга мөмкин.

Бүгенге көндә киләчәк транспорты булып саналган заманча, экологик һәм экономияле транспорт. Ул тавышсыз һәм шәһәр экологиясенә зыян китерми.

Кичә «Транспорт һәм төзелеш» халыкара конгрессы кысаларында электробуслар үсеше перспективалары буенча фикер алыштылар. Тиздән аларны безнең республикада да транспорт реформасы кысаларында кертәчәкбез.

Бүген «КамАЗ» җәмгыятенең иң зур бүлендек предприятиесе саналган «НефАЗ» үзенең 45 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу вакыт эчендә завод зур юл үтте. «КамАЗ-5511» беренче ун тонналы автосамосвалын җыюдан башлап, компания Русиядә заманча автотранспорт техникасын җитештерүче иң эре компаниягә әверелде.

Предприятие җитештерүнең динамик үсешен дәвам итә. Аларда берничә ел алда яңа идеялар бар. Бүген туристик автобуслар чыгару буенча фикер алыштылар - алар эшләнмәләрдә инде бар, әмма әлегә эшләнмиләр. Мондый автобуслар туризмга бик нык булышачак, бу өлкә Башкортстан өчен зур потенциалга ия.

Хәзер базар ихтыяҗлары бик тиз үзгәргәч, без Башкортстан предприятиесенә зур өметләр баглыйбыз. Ул сыгылмалы һәм алдынгы җитештерү системасы, инновацион технологияләр һәм югары компетенцияләргә ия. Үз ягыбыздан без алга таба да Нефтекама автозаводына ярдәм итүне дәвам итәчәкбез.

"НефАЗ" эшчеләрен юбилее һәм якынлашып килүче һөнәри бәйрәм — Машина төзүчеләр көне белән котлыйм!", дип язган ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в