+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 Сентября 2022, 06:48

Юл буе сервисына игътибар арта

«Транспорт һәм төзелеш» халыкара конгрессы кысаларында «Юл буе сервисы: хезмәттән уңайлы сервиска» дигән темага секция булды. Әлеге тематика федераль һәм төбәк хакимият органнары, шул исәптән Беларусь Республикасы, кече һәм урта бизнес, инвесторлар һәм блогерларны берләштерде.

Юл буе сервисына игътибар артаЮл буе сервисына игътибар арта
Юл буе сервисына игътибар арта

Секцияне Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгы оештырды.

- Башкортстан - берьюлы 3 федераль трасса урнашкан Русия субъектларның берсе. Соңгы ике елда бездә эчке туризм актив үсә. Монда да безнең бурыч, кунакчыл төбәк буларак, халкыбыз өчен генә түгел, ә республикабыз аша үтүче туристлар өчен дә кирәкле уңайлыклар һәм сервис тәэмин итү, - дип сәламләде Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев. - Әлеге өлкәне үстерү мәсьәләсен хәл итүгә без системалы рәвештә килдек һәм безнең эшнең барлык төп юнәлешләрен төбәк Хөкүмәте кабул иткән 2024 елга кадәр республика юл буе сервисын үстерү концепциясенә салдык.

Ведомство башлыгы концепция кысаларында төп эш юнәлешләре турында җентекләп сөйләде.

– Бер юнәлеш - дәүләт ярдәме чаралары бирү, - дип дәвам итте Алексей Гусев. - Әйтик, юл буе сервисы өлкәсе объектларына инвестицияләүче эшкуарлар җир кишәрлеген сатулардан башка арендага бирү, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын төзүгә чыгымнар өлешен каплауга салым ташламалары алу кебек дәүләт ярдәме чараларына дәгъва кылырга хокуклы.

Җир банкын формалаштыру, инвестицион проектларны тулысынча озату, гамәлдәге объектларны модернизацияләү буенча эшкуарлар белән эш итү, милли үзенчәлекне кулланып стилистик карар - мөһим эш юнәлешләре.

- Бүгенге көндә инвестицияләр күләме 10 миллиард сумнан артык булган 88 инвестиция проекты эшләнә һәм гамәлгә ашырыла, - дип билгеләп үтте Алексей Гусев.

Бу хакта тулырак түбәндәге сылтама аша үтеп укыгыз: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=57342

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас